Язгы көннәр җитүгә республикабызда бакчаларда һәм йорт тирәсендәге участокларда янгын чыгу очраклары ешая. Нгын чыгуның сәбәбе булып күп очракта уттан саксыз куллану тора.
Шәһәрдән читтә урнашкан бакчаларга, йортчыкларга килүгә электр проводкасын тикшереп чыгарга, кирәксенгән очракта белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук төтен чыгу торбаларын да чистартып тору сорала. Мич янмый торган фундаментка утыртылырга, ә идәнгә металл япма куелырга тиеш. Газ балоннарын кояшта саклау тыела.
Бакча һәм йорт территориясендә иске-москы тутырып тотмагыз, тирә-юньне коры яфрак һәм үләннән, чүптән, янып китүчән әйберләрдән чистартыгыз.
коры үләнне, яфракларны һәм чүпне ягу катгый тыела.
Бәйрәм ялларында Әлмәт муниципаль районында янгынга каршы режим кагыйдәләрен үтәүне тикшереп рейдлар узачак.