Татарстанда бүген 65 мең 214 Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышта катнашып һәлак буланнарның тол хатыннары һәм сугыш ивалиды яши дип, хәбәр итте ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Элмира Зарипова Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Быел 359 ветаранның тормыш шартлары яхшыртылды, хәзергә республикада тору урыннарын капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ 133 ветеран гомер кичерә. Аларның йортлары җәен төзекләндереләчәк.
Хәзергә республикабызда 4028 ветеранга өйләрендә социаль хезмәт кхрсәтелә . Ялгыз калган яки авылда яши торган 879 ветеранга мондый төр хезмәт бушлай күрсәтелә.
“Кадерле ветераныбыз” акцияләсе кысаларында 12 млн.сум иганә акчасы җыелган. 90 яше тулган ветераннарны РФ, РТ президентлары исеменнән индивидуаль котлау оештырылган. Майда андый юбилярлар 366 кеше.
Спикер хәбәр итүенчә, 6 майда Казанда, Чуйкова урамы, 83 йорта “Каһарман агачы” акциясе оештырылуы турында да хәбәр итте. Бу көнне Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов хөрмәтенә зәңгәрсу чыршылар утыртылачак.
24-31 май көннәрендә сугыш ветераннары һәм ветераннар хәрәкәте активыстлары өчен Казан – Волгоград – Казан юлы буйлап теплоходта йөрү оештырыла.
Васыйл Шәйхразыев сүзләренә караганда, 2015 елның 9 маеннан алып бүгенгәчә Татарстанда гомер кичергән 11 мең 625 ветеран вафат булган.