Әлмәттә Яз һәм Хезмәт бәйрәме

2016 елның 1 мае, якшәмбе

Бүген дөньябызның төрле почмакларында Яз һәм Хезмәт көне уңаеннан бәйрәм чаралары уза. Әлмәт халыкара шаукымнан читтә калмады. Бездә бәйрәм арабыздан киткән Хезмәт каһарманнарын искә алудан - Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркында урнашкан Каһарманнар аллеясына чәчәкләр салудан башланды. Әлеге хөрмәт күрсәтү чарасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, шәһәр һәм район җитәкчелеге, “Татнефть” компаниясе, профсоюз оешмалары вәкилләре һәм Хезмәт каһарманнары үзләре дә катнашты.
Айрат Ринатович, әлмәтлелрне бәйрәм белән котлап, барлык хезмәт кешеләренә ихлас рәхмәтен һәм хөрмәтен җиткерде. “Дан-шөһрәт казануга хезмәт илтә. Хезмәттән башка бернинди көч тә кешене, коллектив, тату, ирекле эш көче иткәндәй, бөек һәм зирәк ясамый. Мондагы Хезмәт каһарманнарының хезмәт юлы – яшьләребезгә үрнәк. Каһарманнарны без һәрчак истә сакларбыз, аларга булган чиксех рәхмәтебез һәм хөрмәтебез мәңге төкәнмәс!”- диде ул.
Алга таба бәйрәм “Нефтьчеләр” мейданында дәвам итте. Монда алты меңнән артык әлмәтле һәм шәһәребез кунаклары җыелган иде. Митингны Әлмәт шәһәре профсоюзлары координация советы рәисе Марсель Бикмуратов ачып җибәрде. Район башлыгы Айрат Хәйруллин үз чыгышында ел дәвамында бердәм хезмәт нәтиҗәсенә ирешкән уңышларыбызны барлады, һәр хезмәт кешесенә рәхмәт җиткерде. Шулай ук РФ VI җыелыш Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, “Татнефть” компаниясе профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, Шлмәт Раиоприбор заводы яшҗләре лидеры Марат Хәсәнов та тамашачыларны сәламләде.

Традицион җиңел атлетика эстафетасында 800 якын кеше катнашты. Башка еллардан аермалы буларак, быел эстафетада мәктәп укучылары һәм студентлардан тыш, эш коллективлыры һәм башкарма комитет вәкилләре дә чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International