Сәламәтлек саклау идарәсендә прививка ясауның әһәмиятенә багышланаган түгәрәк өстәл узды

2016 елның 1 мае, якшәмбе

Халык миграциясе илебезгә дә, шәһәребезгә дә төрле инфецияләр керүгә китерә. Әлмәтлеләргә вакцинацияләү мөһимлеген аңлату максатыннан, 24-30 апрель көннәрендә барлык Әлмәт дәвалау-профилактика учреждениеләрендә халык белән очрашулар үтте.Бүген исә ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсендә “Вакцинация – сәламәт киләчәк: уңай һәм тискәре яклары” темасына түгәрк өстәл узды.

Түгәрәк өстәл артында Республика иммунопрофилактика үзәге җитәкчесе, эпидемиолог- табиб Дмитрий Лопушов; ӘМР башлыгы урынбасары, ШМР Советы урынбасары Наҗия Хәйдәрова; Роспотребнадзорның Террориториаль бүлекчәсе баш белгече Диләрә Вәлеева; Әлмәт хатын-кызлар берләшмәсе вәкиле, балалар бакчасы мөдире Элвира Чирикова; Тихоновка авылы гыйбадәтханәсе башлыгы Иерей Михаил Чигиринов, авыл җирлеге башлыклары, медицина хезмәткәрләре, әлмәтлеләр катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International