Бүген башкарама комитетта район башлыгы Айрат Хәйруллин район активы белән чираттагы шәһәркүләм планерка үткәрде.
Планерка башында Айрат Ринатович барысын да “Шәмсенур” паркының “Шәһәрләр билгеләре” россиякүләм проектында җиңүе белән котлады, аннары узган эш атнасына нәтиҗә ясалды.
“Алнас”та эшләнгән яңа тип үлчәмле насос «Самаранефтегаз» җәмгыятенең Барино-Аккош чыганагында сынау үтте. Җиһаз барлык техник һәм энергетик күрсәкечләрне саклап 201 тәүлек буе тоткарлыксыз эшләде һәм һаман да эшләвен дәвам итә. Әлеге җайланма эзләү ремонт скважиларыннан, техник чикләре булган скважиналардан нефть чыгару өчен уйланылган.
Башка күп кенә берничә меңләгән Татарстанда яшәүчеләр белән берлектә Әлмәт бер мандатлы округы буенча алдан сайлауда катнашучы Ринат Шамиль улы Хайров 22 май көнне үзенең участогына килеп, Партиянең иң лаеклы кандидатлары өчен тавыш бирде.
«Яңа әдәби дулкын», «Баларга бүләк», «Яшәү хакына», «Мәхәббәт галактикасы» әдәби бәйге һәм фестивальләре лауреаты; «Филантроп» халыкара бәйгесе номинанты, «Ел язучысы -2012-2016 еллар», «Мирас-2016» премияләре номинанты, 2016 елда Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреты, Россия Язучылар берлеге, «Ак каурый», “Ак карга” әдәби берләшмәләре әгъзасы Гөлнара Миранова Әлмәт балалар хастахәнесенә даим ярдәм итеп тора.
Әлмәттә «СМП–Нефтегаз» җәмгыяте каршында эшләп килүче «ЯЗ» Татарстан төбәк иҗтимагый иганәчелек оешмасы оештырган сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Өмет җилкәне» II төбәк фестиваленең финал туры узды.
Әлмәттә Р.Фәхреддин исемендәге ислам мәдрәсәсен тәмамлучы 11 кызга һәм 4 егеткә, шулай ук кичке бүлектә укып чыгучыларга дипломнар тапшырылды.
Татарстан Дәүләт Советы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сайлау штабының РФ Федераль җыелыш дәүләт Думасына сайлаулар буенча рәисе Фәрид Мөхәмәтшин Казанда узган брифингта Татарстан прймеризын якынча нәтиҗәләрен игълан итте. Бүген республиканың 560 участогында сайлаулар узды. “Бюллетеньнар саны белән чикләнгән 15% килү үтәлде. Гражданнар югары сәяси активлык күрсәтте” – дип хәбәр итте ул.
Әлмәт муниципаль районында “Бердәм Россия ” партиясеннән РФ VII чакырылыш ФҖ Дәүләт Думасына кандидатларны билгеләү өчен гомумфедераль алдан тавыш бирү уңышлы тәмамланды.
Бүген ТР Хакимият Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм трак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин 2016 елда республикада капиталь төзекләндереләсе 830 күпфатирлы йортның 720сендә эшләр башланган дип хәбәр итте.
Видеоконференция рәвешендәге киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Бүген ТР Хакимият Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция рәвешендә киңәшмә үткәрде. ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада 1,7 мең гектар яки җир мәйданының 97% чәчелгән, соң уңдырышлы культураларны, бәрәңге һәм яшелчәләрне утырту бара, дип хәбәр итте. Хәзер терлек азыгы әзерләү бурыч тора.