ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2016 ел
чәршәмбе

2015 елгы сайлау алды кампаниясе вакытында «Алнас», «ТаграС-ЭнергоСервис җәмгыятьләре коллективлары Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллинга, ул вакытта әле Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенә Сургутская урамын төзекләндерүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Бу урам юлы соңгы тапкыр 1998 нче елда ремонтланган булган.

Бүген Россия мәктәпләрен тәмамлаучыларга Соңгы кыңгырау яңгырада. Әлмәтнең 1053 укучысы да аларга кушылды. Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бәйрәм тантанасы узды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин, аның урынбасары Наҗия Хәйдәрова, мәгариф идарәсе башлыгы Дмитрий Садетдинов укуда уңышлар күрсәткән чыгарылыш сыйныф укучыларының фотолары эленгән “Мәктәп тәмамлаучылар аллеясыннан”узып, яшүсмерләрнең бәйрәменә кушылды. Мәртәбәле кунаклар зур тормышка аяк басучы бу балаларны җылы котлады, хәерле тормыш юлы теләде.

Бүген әлмәт районының бардлык мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктп белән хушлашу бәйрәме – Соңгы кыңгырау узды. 1053 шүсмер мәктәп бусагасын атлап чыгып зур тормышка юл тотты. 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җир участокларын куллануга бирү буенча 2016 елның 20нче июненә билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә. Сатуга җир асты юл чыгу урыны куела.

Хөрмәтле әлмәтлеләр! 26нчы майда 18 сәгать 15 минутта “Луч” телеканалында Әлмәт муниципаль районы Айрат Хәйпуллин белән турыдан-туры элемтә узачак. Шалтыратулар 8(8553) 45-50-09 телефоны буенча 25нче һәм 26нчы майларда иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр кабул ителә.


24
май, 2016 ел
сишәмбе

Әлмәт муниципаль районы башлыгы айрат Хәйруллин кушуы буенча шәһәрдә квартал территориясендәге урам утларын төзекләндерү башланды.

ТР Хакимият Йортында узган брифингта “Җәй” Республика үзәге директоры Раил Муратшин 6 меңгә якын бала һәм яшь татарстанлы Кара диңгез буенда ял итәчәге турында хәбәр итте.  

Болгар ислам академиясе гаржданнар, предприятие һәм оешмалар күчергән акчага төзеләчәк, дип хәбәр итте ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразыев.  

Бүген узган планеркада балалар һәм яшүсмерләр эше идарәсе җитәкчесе Валентина ФефеловаӘМР башкарма комитеты, Финанслар министрлыгы, ТР Яшьләр белән эш һәм спорт министрлыгы арасында республика бюджетыннан субсидияләр бирелү турында өч яклы килешү төзелгән. Шуның нигезендә 6397 кеше өчен 26 млн. 312 мең сум бүлеп бирелгән.  

Бүген шәһәркүләм киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов 2016 елгы Сабантйга әзерлек һәм аны үткәрү турында сөйләде. Сабантуй алдыннан “Бүләк җыю” гадәти акциясе 28нче майда “Шифа” сәүдә үзәге, «Татарстан» кинотеатры каршында сәагть 11.00 башланачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International