«Яңа әдәби дулкын», «Баларга бүләк», «Яшәү хакына», «Мәхәббәт галактикасы» әдәби бәйге һәм фестивальләре лауреаты; «Филантроп» халыкара бәйгесе номинанты, «Ел язучысы -2012-2016 еллар», «Мирас-2016» премияләре номинанты, 2016 елда Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреты, Россия Язучылар берлеге, «Ак каурый», “Ак карга” әдәби берләшмәләре әгъзасы Гөлнара Миранова Әлмәт балалар хастахәнесенә даим ярдәм итеп тора. Күптән түгел генә алар Әнисе Роза Бариевна белән балалар станционары өчен ике карават алып куйдылар. Бүген исә Роза Бариевна медицина оешмасы фондына кызы исеменнән аның быел алган Р.Төхфәтуллин исемендәге премиясенең бер өлешен күчерде.