Татарстанда алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча экзит-полларның лидерлары итеп ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов , РФ Дәүләт Думасы депутатлары Ирек Богуславский һәм Александр Сидякин, РФ финанслар министры урынбасары Айрат Фәррахов чыкты. Бу турыда “Россия хоку белгечләре ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе Илнар Гирфанов хәбәр итте.
Татарстанда алдан тавыш бирү барышын 5 мең күзәтүче күзәтеп тора.
Татарстан Төбәк санау комиссиясе рәисе Елена Григорьева брифинг вактында әлеге сәгатькә санау комиссиясенә бер генә шикаять тә бирелмәве турында хәбәр итте.
Бүген көннең беренче яртысында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин“Бердәм Россия” партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш биреп чыкты. Шул ук сайлау участогында ТР Президенты каршында эшмәрләр хокукларын яклаучы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов та тавыш бирде.
Сәгать унга алдан тавыш бирүдә инде 123 мең 964 сайлаучы яки барлык сайлаучыларның 4,23 % катнашкан. Бу турыда процента Татарстан Төбәк санау комиссиясе рәисе Елена Григорьева хәбәр итте.
Праймеризда 2,3 меңнән артык кеше эшли.
Алдан тавыш бирү бердәм көнендә 560 санау участогы да бернинди тоткарлыксыз ачылды. Бу турыда алдан тавыш бирү бердәм көненең матбугат үзәгендә Татарстан праймериз үткәрү оештыру комитеты җитәкчесе, республика парламенты спикеры урынбасары Юрий Камалтынов хәбәр итте.
Бүген, “Бердәм Россия ” партиясеннән Дәүләт Думасына кандидатлар өчен алдан тавыш бирү бердәм көнендә, төгәл иртәнге сәгать 8.00 санау участокларның 560ы да үз ишекләрен ачты.
Бүген илебездә Бердәм Россия ” партиясеннән Дәүләт Думасына кандидатлар өчен алдан тавыш бирү бара. Республикада 560 санау участогы эшлиячәк, аларның 23е –Әлмәт муниципаль районында. Тавыш бирү рейтинг принцибы буенча оештырыла: ягъни тавышны берьюлы берничә кандидат өчен бирергә була.
Болгар ислам академисе нигезенә киләчәк буыннарга хат салынган капсула салу тантанасыбашланыр алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җыелган халыкны сәламләп: «Бүген иң мөһиме – руханилыкны саклау, ә моның өчен рухани уку йортлары кирәк», – дип ассызыклады.
Болгарга эшлекле килүе вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мунчасы да булган “Кол Гали” кунакхәнәсе төзелеше барышын да карап кайтты. Президентка Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов, «ТАИФ» җәмгыяте генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, республика министрлыклары һәм ведосва вәкилләре дә кушылды.