Бүген башкарама комитетта район башлыгы Айрат Хәйруллин район активы белән чираттагы шәһәркүләм планерка үткәрде.
Планерка башында Айрат Ринатович барысын да “Шәмсенур” паркының “Шәһәрләр билгеләре” россиякүләм проектында җиңүе белән котлады, аннары узган эш атнасына нәтиҗә ясалды.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов 2016 елгы Сабантйга әзерлек һәм аны үткәрү турында сөйләде.
Балалар һәм яшүсмерләр эше идарәсе җитәкчесе Валентина Фефелова Әлмәттә балаларның җәйге ялын оештыру турында чыгыш ясады. «Татнефть» җәмгыяте вәкилләре район башлыгына бюджет өлкәсендә хезмәт куючыларның балаларын ял иттерүгә сертификат тапшырды.
Киңәшмә киләсе атнага эш планын билгеләп тәәмамланды.