Бүген ТР Хакимият Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция рәвешендә киңәшмә үткәрде. ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада 1,7 мең гектар яки җир мәйданының 97% чәчелгән, соң уңдырышлы культураларны, бәрәңге һәм яшелчәләрне утырту бара, дип хәбәр итте. Хәзер терлек азыгы әзерләү бурыч тора.