Татарстан Дәүләт Советы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сайлау штабының РФ Федераль җыелыш дәүләт Думасына сайлаулар буенча рәисе Фәрид Мөхәмәтшин Казанда узган брифингта Татарстан прймеризын якынча нәтиҗәләрен игълан итте. Бүген республиканың 560 участогында сайлаулар узды. “Бюллетеньнар саны белән чикләнгән 15% килү үтәлде. Гражданнар югары сәяси активлык күрсәтте” – дип хәбәр итте ул.
Татарстанда праймеризның төгәл нәтиҗәләре 25 нче майда билгеле булачак.