Әлмәт муниципаль районында “Бердәм Россия ” партиясеннән РФ VII чакырылыш ФҖ Дәүләт Думасына кандидатларны билгеләү өчен гомумфедераль алдан тавыш бирү уңышлы тәмамланды.
Район буенча барлыгы 23 участок эшләде – 13е шәһәрдә, 10сы авыл җирлекләрендә.
“Бердәм Россия ” партиясенең Әлмәт җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Фәния Мәүлютова хәбәр итүенчә, барлык сайлау участоклары төгәл 20.00 сәгатьтә үз эшләрен тәмамлады. Участоклар штат режимда эшләде, закон бозуларсыз эшләде. Праймеризның төгәл нәтиҗәләре тавышларны санап чыканнана соң билгеле булачак.