Әлмәттә «СМП–Нефтегаз» җәмгыяте каршында эшләп килүче «ЯЗ» Татарстан төбәк иҗтимагый иганәчелек оешмасы оештырган сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Өмет җилкәне» II төбәк фестиваленең финал туры узды.
Фестивальне ачуда Әлмәт, Зәй, Тукай муниципаль районнары администрациясе вәкилләре катнашты. Яшь талантлар үз сәләтләрен “Декоратив-гамәли иҗат”, “Рәсем сәнгате иҗаты”, “Башкару осталыгы”, “Нәфис сүз” номинацияләрендә күрсәтте.
Финал турда 190нан артык кеше катнашты, аларның 58е призлы урыннар яулап 100 меңлек приз фондын үзара бүлеште.