Россия Хөкүмәте 2016 елда пенсияләрне икенче тапкыр индексацияләүне бер тапкыр бирелә торган түләү белән алмаштырырга карар итте, дип белдергән Премьер-министр Дмитрий Медведев.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җир участокларын куллануга бирү буенча 2016 елның 9нчы сентябрена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә. Сатуга 8 җир участогы куела.
Бүген Казанга люкс класслы «Императорская Россия» уникаль туристлык поезды килде. Бөтен дөнья сәяхәтчеләрен ике атна дәвамында Транссебер магистрале маршруты буенча эре шәһәрләрнең мәдәнияте, тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныштырачаклар.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы иҗтимагый оешмаларның Татарстанда яши торган милләтләрнең телләрен саклау һәм үстерү буенча инициативаларын тормышка ашыру өчен грантлар бирүгә конкурс үткәрә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел Россия Хөкүмәте Татарстанга аерым категория гражданнарын дару препаратлары, медицина эшләнмәләре һәм инвалид балалар өчен дәвалау үзлегенә ия махсус продуктларга 986 млн 26,1 мең сум субвенция бүлеп биргән. Россия Федерациясе Премьер-министрының шул хактагы карары Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.
Хәзер Урсалыга автобуслар автовокзалдан йөри башлаячак.
Бүген Казанда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков IV Казахстан ачык кыр олимпиадасында җиңгән яшь геологлар белән очрашты. ТР Министрлар Кабинетында булган очрашуда яшьләрне шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та сәламләде.
Җылыту сезонына әзерлек дәвам итә.
“Сәләт” оешмасы яшь журналистлар әзерли башлый. Моны алар медиа киңлектә тагын да активлашу һәм яшь белгечләр санын арттыру максатыннан эшли.
22 августтан 23енә кадәр Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае гейтманы Михаил Гашек Татарстан Республикасында эш сәфәрендә. Шәрәфле кунак белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.