Россия Хөкүмәте 2016 елда пенсияләрне икенче тапкыр индексацияләүне бер тапкыр бирелә торган түләү белән алмаштырырга карар итте, дип белдергән Премьер-министр Дмитрий Медведев.
Россия пенсионерлары күләме биш мең сум тәшкил иткән бер тапкыр бирелә торган акчаны 2017 елның гыйнварында алачак. Медведев әлеге максатка 200 миллиард сумнан артык акча кирәк булачагын әйтеп, Финанс министрлыгына әлеге акчаларны табуны йөкләгәнен дә өстәгән.
2017 елда пенсияләр инфляция күләменә карап, тулы күләмдә индексацияләнәчәк, дип ышандырган Премьер. Аның сүзләренчә, моның өчен 270 миллиард сум акча кирәк булачак, алар бюджетка салынырга тиеш.
"Татар-информ" МА
(Гөлшат Ганиева әзерләде).