Рөстәм Миңнеханов Чехиянең Көньяк Моравия крае гейтманы белән очрашты

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

22 августтан 23енә кадәр Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае гейтманы Михаил Гашек Татарстан Республикасында эш сәфәрендә. Шәрәфле кунак белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.

Очрашу башында Рөстәм Миңнеханов Чехиядәге партнерларына Татарстан делегациясен быел май аенда үзләрендә җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт блдерде. Моннан тыш, Татарстан лидеры үзенең исеменнән Чехия Республикасы Сенаты рәисе Милан Штехны һәм әлеге илнең сәнәгать һәм сәүдә министры Ян Младекны сәламлләүләрен сорады.

“Быел майда без Чехия Президенты Милош әфәнде Земан белән очрашып, Россия Федерациясенә мөнәсәбәттә, санкцияләргә карата Земан әфәнде алып барган сәясәтне тоя алдык. Ул акыллы кеше. Без Европа берлеге кысаларында Россия Федерациясе сәясәтенә булышуы өчен аңа рәхмәтле, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Без Сезгә ихлас рәхмәтле, Гашек әфәнде. Сез бик актив җитәкче. Мондый җитәкчеләр күбрәк булса, Европа бөтенләй башкача булыр иде. Сез безнең илебезгә һәм үзегезнең краегызга файда китерә торган конструктив проектлар белән шөгыльләнәсез”.

Бүгенге сәяси каршылыкларның барысы да чишелешен табар, дип өмет белдерде РТ Президенты. Аның сүзләренчә, Татарстан белән Чехия хезмәттәшлегенең уңышлы проектларын күрсәтергә кирәк, ул эштә Чехиянең РФдагы Илчелеге, ТРның Чехиядәге сәүдә вәкиллеге, РФның Чехия Республикасындагы Илчелеге актив булыша.

Рөстәм Миңнеханов Чехиядәге партнерларга республикалар арасында туры авиаэлемтә ачылу һәм виза үзәге өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты фикеренчә, төбәкләрнең нефть химиясе һәм энергетика, машина һәм автомобиль төзелешләре, медицина һәи төзелеш өлкәләрендәге хезмәттәшлекне җәелдерү өчен гаять зур мөмкинлекләре бар. “Безгә агросәнәгать комплексы өлкәсендәге проектлар һәм фән-мәгарифтә элемтәләр табарга кирәк”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.

“Соңгы елларда эшләнгәннәре аз түгел дип әйтә алабыз. Әмма сәүдә-икътисадтагы, фәнни, мәдәни мөнәсәбәтләребез дәрәҗәсе безнең шәхси мөнәсәбәтләребездән күпкә түбәнрәк. Безнең шәхси мөнәсәбәтләребез нигезендә эшлекле даирәне дә активлаштырып, җанландырып җибәрү кирәк”, - дип өндәде Татарстан лидеры.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Дәүләт Думасында быел сентябрьдә булачак сайлау нәтиҗәләре буенча Татарстанның көчле командасы булуы бүген сәяси яктан мөһим. Рөстәм Миңнеханов шул уңайдан Чехиядәге партнерларына үзләрендә октябрьдә булачак сайлауларда уңышлар теләде.

Җавап сүзендә Михаил әфәнде Гашек ТРда кабат җылы кабул итүләре өчен рәхмәт әйтте. 2016 елда гына да бу инде өченче очрашу, һәм ул ике төбәкнең багланышлары дәрәҗәсе югары булуны күрсәтә, дип искәртте. Көньяк Моравия гейтманы сүзләренчә, Европа берлеге ягыннан чикләү чаралары күртелүенә карамастан, Чехия белән Россия арасындагы элемтәләр туктатылмады, ә, киресенчә, төбәк дәрәҗәсе аша үстерелә бара. Шулай ук Гашек әфәнде Татарстан Президентының сәламләвен тапшырырга сүз бирде.

Михаил Гашек РТның Чехиядәге вәкиле Зөфәр Абдулгалиевның хезмәтен, уртак проектлар өчен ишекләрне ачуда этәргеч дип, аеруча югары бәяләде. Шулай ук Чехия делегациясе башлыгы Татарстан җитәкчелеген Чехиядә хәтердә уелып кала торган гадәти булмаган вакыйга - Татарстан Республикасы көннәрен уздырган өчен рәхмәт белдерде.

“Мәдәни хезмәттәшлегебез алга таба мәдәниятне үстерүдә дә, шулай ук туризмны үстерүдә дә файдаланырлык әйбәт үрнәк булды. Бу мәсьәлә делегациябез әгъзаларының туризм өлкәсендәге вәкилләр белән сөйләшү темасы булып тора”, - дип билгеләп үтте М.Гашек.

Чехия вәкиле, шулай ук ике арада хезмәттәшлек перспективалары мәсьәләсендә машина төзелеше һәм нефть химиясе өлкәләрен атады. Көньяк Моравия крае гейтманы Татарстан Президентына Чехия бизнесы вәкилләренә үзләренең мөмкинлекләрен Татарстандагы коллегаларына презентацияләү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт әйтте.

Гашек әфәнде IT-технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек перспективаларына аеручы игътибар бирде. Татарстан бу өлкәдә Россиядә лидерларның берсе булып тора. Без сездән өйрәнергә, бу өлкәдә хезмәттәшлек урнаштырырга телибез, диде Чехия кунагы. Шулай ук сәламәтлек саклау һәм гражданнар оборонасы өлкәләрендә тыгыз элемтәләр урнаштырырга тәкъдим итте.

Татарстанда югары дәрәҗәдәге очрашудан соң кунаклар “Химград” технополисы, "КАПО-Композит” АҖ, “Эйдос” медицина фәннәре үзәге” төбәк инжиниринг медицина симуляторлары үзәге” ААҖ , ТР ГО һәм гадәттән тыш хәлләр укыту-методика үзәге эше белән таныша. Татарстанга килүләренең соңгы көнендә Чехия кунаклары “Иннополис” МИЗы һәм Зөя утрау-шәһәрлегендә була.

Искәртеп үтик: Татарстан өчен Чехия чит илдәге әйдәп баручы икътисади партнер булып санала. Татарстан илебезнең Чехия үзенең үсеше өчен өстенлекле санаган 6 төбәгенә керә – алар Чехия Республикасы Хөкүмәте тарафыннан расланган. Хәзерге вакытта ике төбәк арасында гуманитар өлкәдә тыгыз хезмәттәшлек урнашкан.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International