ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстанда мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын капиталь ремонтлау программасы буенча биш ел дәвамында 900 чамасы балалар бакчасын ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта бүген Казан мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә Татарстан Премьер- урынбасары - республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

Яңа уку елында Әлмәтнең  7 балалар бакчасында инглиз теле төркемнәре ачылачак.

Әлмәттә җиңел атлетика белән шөгыльләнү өчен манеж булачак.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты муниципаль милекне шәхси милеккә сату буенча 2016 елның 23 нче сентябренә билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.

Соңгы арада банкаларда, иминият компанияләрендә һәм башка урыннарда тупланган пенсияне турле дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчеренү таләп итәләр, үзләрен Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырып өйләр буйлап та йөриләр. 


23
август, 2016 ел
сишәмбе

Татарстанда 2030 елга кадәр милли мәгариф үсеше концепциясе расланды. Республика Министрлар Кабинетының әлеге карары ТР хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күрде. Карар үтәлүен контрольдә тоту Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнде.

Татарстанда рус телле укучылар өчен яңа дәреслекләр языла. 1 нче сыйныф өчен булган дәреслекнең беренче өлеше инде әзер диярлек. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов сөйләде.

Татарстанда Әлмәт мөхтәсибәте оештырган “Игелек эстафетасы” акциясе шәһәр буйлап атлый. Акция имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов башлангычы белән гамәлгә кертелгән, дип хәбәр итә Әлмәтнең “Знамя труда” газетасы.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты транспорт чараларын сату буенча 2016 елның 16нчы сентябрена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә. Сатуга 7 машина куела.

Бүген Иннополис университетында магистратура тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. Татарстан башлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International