Бүген Казанга люкс класслы «Императорская Россия» уникаль туристлык поезды килде. Бөтен дөнья сәяхәтчеләрен ике атна дәвамында Транссебер магистрале маршруты буенча эре шәһәрләрнең мәдәнияте, тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныштырачаклар.
"Безнең поезд составында АКШ, Һиндстан, Таиланд, Яңа Зеландия һәм Европа илләреннән туристлар бар. Төркемдә барлыгы 55 кеше. Без Мәскәүдән кузгалдык һәм Пекинда сәяхәтне төгәллибез. Сәфәр дәвамында Казан, Екатеринбург, Новосибирск, Иркутск, Байкал, Улан-Удэ һәм Улан-Баторда тукталачакбыз. Туристларны һәр шәһәрдә төп истәлекле урыннар, тарих, мәдәният һәм милли ризыклар белән таныштырабыз", - дип сөйләде маршрутта озатып йөрүче, "РЖД Тур"ның халыкара сатуларны үстерү секторы башлыгы Эльвира Спешилова.
«Императорская Россия» – ул мондый класстагы бердәнбер туристлык продукты. Транссебер магистрале буенча тур бәяләре 5-9 мең доллар тәшкил итә.
"Казанда без шәһәр мәчетләрен һәм архитектураны караячакбыз, шулай ук милли җырлар һәм биюләр белән интерактив концерт программасы оештырыла. Шәһәр рестораннарының берсендә милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класс үткәрәчәкләр, - дип уртаклашты Эльвира Спешилова. – Бүген сәгать 8дә поезд маршрут буенча янә юлга кузгалачак".
"Татар-информ" МА