Татарстанда телләрне саклау буенча конкурста җиңүчеләргә 200әр мең сум грант бирелә

2016 елның 23 августы, сишәмбе

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы иҗтимагый оешмаларның Татарстанда яши торган милләтләрнең телләрен саклау һәм үстерү буенча  инициативаларын тормышка ашыру өчен грантлар бирүгә конкурс үткәрә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел биш грантның күләме 200әр мең сум тәшкил итә. Конкурста катншу өчен документлар 24 августка кадәр Казан, Кремль урамы, 9 йорт, 225 бүлмәдә кабул ителә. Тулырак мәгълүматны (843) 294-95-10 телефоны аша алырга мөмкин.

Искәртеп үтик: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән "2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстанда башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы расланган.

"Татар-информ" МА

(Гөлүзә Василова әзерләде).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International