Быел Россия Хөкүмәте Татарстанга аерым категория гражданнарын дару препаратлары, медицина эшләнмәләре һәм инвалид балалар өчен дәвалау үзлегенә ия махсус продуктларга 986 млн 26,1 мең сум субвенция бүлеп биргән. Россия Федерациясе Премьер-министрының шул хактагы карары Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.
Россия төбәкләре өчен субвенцияләрнең гомуми күләме 1,442 млрд сумга арттырылган.
"2016 елның I кварталында дәүләт социаль ярдәме алырга хокукы булган затларның федераль регистры 190 мең 220 кешегә тулыланган, гражданнарның гомуми саны 3 млн 560 мең 262 кеше тәшкил итә. Шул сәбәпле, бюджет ассигнованиеләре күләме 32,096 млрд сумга җиткерелде", - диелгән документка белешмәдә.
Шулай ук субвенцияләрне арттыру турындагы карар аерым категория гражданнарын дару препаратлары, медицина эшләнмәләре һәм инвалид балалар өчен дәвалау үзлегенә ия махсус продуктлар кебек социаль хезмәтләр җыелмасы белән үз вакытында тәэмин итүгә юнәлдерелгән дип билгеләп үтелә.
"Татар-информ" МА
(Гөлүзә Василова әзерләде).