Татарстан инвестиция үсеше Агентлыгы башлыгы Талия Миңуллина Индонезия Республикисы Вәкиллеге һәм Евразия хезмәттәшлек һәм үсеш Үзәге оештырган форумда катнашты. Форум ике йөзләп катнашучыны үзенә җыйды.
«Дневник.ру» дигән яңа кушымта ата-аналарга чирек азагында балаларының билгеләрен күрү һәм мессенджер функциясе аша укытучылар белән аралашу мөмкинлеге бирәчәк, дип хәбәр итә "Известия" басмасы әлеге кушымтаны эшләгән компаниягә сылтама белән.
Педагогларның Бөтенроссия август конференциясендә чыгыш ясаганда Медведев мәктәп белем бирү инфраструктурасыннан башка мәгариф үсеше һич кенә дә мөмкин була алмый, дип белдерде. “Без Хөкүмәттә моның шулай икәнен беләбез. Нәкъ менә шуңа да акча мәсьәләсе бик кыен булганда да ил масштабында яңа балалар бакчалары төзү һәм сафка бастыру программасы алга чыгарылды. Һәм без хәзер мәктәпләр төзү программасына күчтек”, - дип китерә РФ Премьеры сүзләрен "РИА Новости".
7 сентябрьдән 9ына кадәр Казанда Татарстанның нефть, газ, химия форумы була. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы һәм ТР Хөкүмәте ярдәмендә үткәреләчәк.
Ярыммарафонда катнашу түләүле булуга карамастан (оештыручылар әлеге взносның бәясе чыгымнарның 60% ын да капламый), җомга көнне үк үз көчен сынап карарга 800 кеше теләк белдергән иде.
"Шәһәрнең милли мохите” проекты бу атнаның шимбәсендә дә әлмәтлеләргә һәм шәһәребез кунакларына онытылмас л мизгелләре бүләк итте. Шәһәребезнең 7 мәйданчыгында күңел ачу чаралары оештырылда. “Шәмсенур ” паркында «Эссе» төркеме концерт куйса, “Яшьлек” балалар өчен “Безнең ишегалды балалары” концерт-уен программасы барды, Гагарин урамынңа шәһәр сәнгать мәктәбе укытучылары һәр теләгән кешене рәсем ясарга өйрәттеләр. Әдәби ишегалды мәйданчыгында Әлмәт театры артистлары спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр. Ә шәһәр пляжында “Кызлы йорт” концерт программасы гөрләде.
Кичә әлмәтнең эре сәүдә үзәгендә Әлмәт муниципаль районы Сәламмәтлек саклау идарәсе әлмәтлеләр өчен махсус акция оештырдылар. Монда Әлмәт медицин профилактика үзәге хезмәткәрләре онкология диспансеры белгечләре белән берлектә һәр кешегә меланоманы булдырмау турында мәгълүмат туплаган китапчыклар, тематик әдәбият траттылар, һәркемнең кан басымын үлчәделәр, “яхшы” миңне “начар” миңнән ничек аерып булганлыгы турында аңлаттылар.
Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Гыйлемханов бүгенге киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә башкарыла торган эшләр турында сөйләде.Хәзер торак-коммуналь компексында эшләүче предприятиеләр алдагы җылылк бирү сезонына әзерләнә. 19нчы августка 829 өйнең 714ендә җылылк торбалары юдыртылган, бу 88,15% тәшкил итә.
Бүгенге киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәмәтҗанов торак төзү, социаль-мәдәни объектларны капиталь төзекләндерү программалары үтәлеше хакында сөйләде. Габдрахман һәм Ерак Ямаш авылларнды полиция участковыйлары өчен административ-торак коплекслары төзелде. Аларның берсе кулланышка тапшырылды инде, икенчесен тапшыру август ахырында көтелә.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов бүген узган киңәшмәдә урамһәм ишегалларында юл салу һәм төзекләндерү, велосипед юлларын салу турында бәян итте.