Татарстанда яшь журналистлар мәктәбе эшли башлый

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

“Сәләт” оешмасы яшь журналистлар әзерли башлый. Моны алар медиа киңлектә тагын да активлашу һәм яшь белгечләр санын арттыру максатыннан эшли. “Бу проект хакында сентябрь аенда аерым мәгълүмат бирәчәкбез. Яшь журналистлар мәктәбенең әлегә исеме уйланыла. Җәй айларында “Сәләт” тә 20 алан эшли. Әлбәттә, һәрбер лагерьның үз командасы һәм һәрбер аланның мәгълүмати яктан берәр вәкиле булырга тиеш. Аны әллә кайдан табып булмый, андый белгечләрне әзерләргә кирәк”, - диде “Сәләт” башкарма директоры Тимур Сөләйманов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Оешма вәкиле билгеләп үткәнчә, биредә каләм тибрәтүче яшьләр журналистика, публицистика серләренә төшенеп кенә калмыйча, фото һәм видеога төшерү серләренә өйрәтеләчәк. “Сәләт”нең максаты — универсаль журналистлар әзерләү. 
 

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International