ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Ялтада "Театр. Чехов. Ялта" VIII Халыкара театр сәнгате фестивале тәмамланды.  Әлмәт театры  Б.Брехт пьесасы буенча куйган “Туй” спектакле фестиваль лауреаты дипломына һәм “Эффектлы пластика” номинациясендә “Бәллүр фронтон”га ия булды.

11 сентябрь -  Бөтенроссия аеклык көне. Әлмәт Сәламәтлек саклау идарәсе,  “Аек Әлмәт” һәм Медицина профилактика үзәге белән берлектә түгәрәк өстәл оештырды. Әңгәмәдә наркология диспансеры, балалар һәм яшүсмерләр белән эш идарәсе, Т.Шәйхуллин исемендәге хәйрия реабилитация фонды, «Саулык» яшүсмерләр клубы, дини оешма вәкилләре, журналистлар катнашты.

 

“Көзге игелек кылу атнасы” акциясе кысаларында  9 нчы  сентябрьдә ГХАТ хезмәткәрләре игелек көне акциясендә актив катнаштылар.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр Министрлыгы  матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Россиядә 6ны “ Халык участковые”  бәйгесе башланган.

Иң яхшы хезмәткәрне интернет тавыш бирү ярдәмендә ачыклаячаклар. 

Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин  район активы белән киңәшмә үткәрде.

Башта кадрлар өлкәсендәге үзгәрешләр игълан ителде. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының муниципаль заказа бүлеге башлыгы итеп 2016 елның 1нче сентябреннан Роза Зиганшина, Шәһәр автомобиль юллар идарәсе муниципаль унитар предприятиесе директоры итеп 5нче сентябрьдан Альберт Хәләпов, КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы җитәкчесе итеп 6нчы сентябрьдан Светлана Юдина билгеләнгән.  

 


12
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында Корбан бәйрәме уңаеннан балалар өчен бәйрәм булды. Мондый чараны Әлмәт мөхтәсибәте  оештырды.

12 сентябрь көнне мөселманнарның иң зур һәм мөбарәк бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаетендә районыбыз һәм шәһәребез мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылды.

Хөрмәтле мөселман әлмәтлеләр! Сезне көтеп алган изге Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Мөселман дөньясының иң хөрмәтләнгән, изге Корбан гаете үзендә исламның югары әзлак идеалларын, күп халыкларның иң яхшы тарихи һәм мәдәни гореф-гадәтләрен үзендә чагылдыра. Изге эшлләр, корбан  чалу, мохтаҗларга ярдәм итү әлеге бәйрәмгә тирән мәгънә өсти. Чикләнмәгән игелек һәм ихлас ярдәм – бәйрәм нигезендә шушы ике сыйфат ята. 


11
сентябрь, 2016 ел
якшәмбе

11 сентябрь көнне  “Әлмәт  шәһәре студентлар Советы” иҗтимагый оешмасы инициативасы белән  нефтьчеләр башкаласы  яшьләре,  иҗтимагый оешма вәкилләре һәм  спортны үз итүче әлмәтлеләр  велоузышка чыктылар.


10
сентябрь, 2016 ел
шимбә

Бүген әлмәтлеләр  парк  һәм  скверлар көнен билгеләп үтте. 2015 елгы  Парк һәм скверлар елында  ачылган   “Шәмсенур”, “Яшьлек” парклары ,  “Әдәби ишек алды “да ул көнне иртәдән  кичкә кадәр  төрле чаралар узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International