Корбан бәйрәме белән котлыйбыз!

2016 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Хөрмәтле мөселман әлмәтлеләр! Сезне көтеп алган изге Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Мөселман дөньясының иң хөрмәтләнгән, изге Корбан гаете үзендә исламның югары әзлак идеалларын, күп халыкларның иң яхшы тарихи һәм мәдәни гореф-гадәтләрен үзендә чагылдыра. Изге эшлләр, корбан  чалу, мохтаҗларга ярдәм итү әлеге бәйрәмгә тирән мәгънә өсти. Чикләнмәгән игелек һәм ихлас ярдәм – бәйрәм нигезендә шушы ике сыйфат ята. 

Районыбызда һәм шәһәребездә ата-бабаларыбызның рухи мирасын саклауга зур игътибар бирелә. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Бүген Әлмәт муниципаль районында 38 мөселман дини оешмасы теркәлгән,шуларның унысы шәһәрдә, һәм аларның саны елдан-ел арта бара.

Мөселман җәмәгатьчелеге район һәм шәһәр тормышында актив катнашып, социаль эшкә, җәмгыятьтә динара, милләтара тынычлыкны үстерүгә үзләреннән чагыштыргысыз өлеш кертә.  Яшьләрдә толерантлык, кешелеклелек тәрбияләвегез һәм хәйриячелегегез өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм.

Хөрмәтле мөселманнар!

Изге Корбан бәйрәме сезгә район һәм шәһәр иминлегенә багышланган эшләрне башкаруга көч өстәсен, барлык башлангычларда уңыш алып килсен, һәрберегезнең күңелен шатлык һәм канәгатьлек хисләренә төрсен. Ныклы сәламәтлек, тынычлык, гаилә җылылгы һәм мәхәббәт телим

Әлмәт муниципаль районы башлыгы А.Р.Хәйруллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International