Әлмәт студентлары велоузышка чыкты

2016 елның 11 сентябре, якшәмбе

11 сентябрь көнне  “Әлмәт  шәһәре студентлар Советы” иҗтимагый оешмасы инициативасы белән  нефтьчеләр башкаласы  яшьләре,  иҗтимагый оешма вәкилләре һәм  спортны үз итүче әлмәтлеләр  велоузышка чыктылар.  Старт шәһәр пляжыннан башланып,  веломаршрут  Ленин, Чехов, Совет урамнары аша узып  киредән 

 әлмәтлеләрнең яраткан  ял итү урынында тәмамланды.  Велоузышка чыгучылар барлыгы  10 км артык юл үтте.  Оештыручылар билгеләп узганча, чараның  максаты   кызлар һәм егетләр, гаиләләр арасында  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

 Спорт белән шөгыльләнү өчен нефтьчеләр башкаласында барлык  шартларда тудырылган.  Әлмәттә Россиядә беренчеләрдән булып  велосипед инфраструктурасы төзелүен дә билгеләп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International