Бүген Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында Корбан бәйрәме уңаеннан балалар өчен бәйрәм булды. Мондый чараны Әлмәт мөхтәсибәте оештырды. Сәхнәдән Корьән аятьләре, мөнәҗәтләр, шигырьләр яңгырады. Җыелган кешеләрне бәйрәм белән Әлмәт районы имам мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов котлады.
Балалар һәм аларның әти-әниләре төрле уеннарда, викториналарда катнаштылар, призлар, бүләкләр алдылар. Шулай ук корбан итеннән пешерелгән пылау һәм чын самавырдан кайнар чәй белән сыйландылар.