“Көзге игелек кылу атнасы” акциясе кысаларында 9 нчы сентябрьдә ГХАТ хезмәткәрләре игелек көне акциясендә актив катнаштылар. Алар мөмкинлекләре чикләнгән коррекцион мәктәп балаларына клоун чакырып күңелле бәйрәм оештырды.Бәйрәмнән соң балалар белән кешеләрнең тугрылык, хөрмәт, игелек, яхшылык сыйфатлары турында әңгәмә алып барылды. Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барлык укучылар бик тә кәнәгать калдылар. Иң мөһиме, балаларның күңелләрендә, яхшылык кылу дигән сыйфат бик тирән эз калдырды,хәтта алар девиз да уйлап тапканнар:”Игелек кыл һәм игелегең сиңа әйләнеп кайтыр”!