Әлмәттә район активы белән киңәшмә узды

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин  район активы белән киңәшмә үткәрде.

Башта кадрлар өлкәсендәге үзгәрешләр игълан ителде. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының муниципаль заказа бүлеге башлыгы итеп 2016 елның 1нче сентябреннан Роза Зиганшина, Шәһәр автомобиль юллар идарәсе муниципаль унитар предприятиесе директоры итеп 5нче сентябрьдан Альберт Хәләпов, КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы җитәкчесе итеп 6нчы сентябрьдан Светлана Юдина билгеләнгән. 

Алга таба узган эш атнасына нәтиҗә ясалды. Шулай ук Әлмәт Эчке эшләр министрлыгы бүлеге башлыгы Дамир Гарипов оешма эшчәнлеге турында хисап тотты.

Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Вера Головина гриппны булдырмау өстендәге эш белән таныштырды.

Киңәшмә алдагы атнага эш планын билгеләү белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International