Айрат Хәйруллин : "Җир йөзендәге тынычлык бездән тора!"

2016 елның 12 сентябре, дүшәмбе

12 сентябрь көнне мөселманнарның иң зур һәм мөбарәк бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаетендә районыбыз һәм шәһәребез мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылды.

Р.Фәхреддин исемендәге  үзәк җәмигъ мәчетендә барлык әлмәтлеләрне районыбыз башлыгы Айрат Хәйруллин тәбрик итте. Ул чыгышында Әлмәт районында мөселманнарга булдырылган мөмкинлекләр турында ассызыклады. "Бу көндә без һәркайсыбыз аеруча игелекле гамәлләр кылырга ниятлибез, әҗер-савапларга ирешергә өметләнәбез, хәләл корбан итләрен фәкыйрьләргә, шәкертләргә, туган-тумачаларга сәдака итеп бирәбез. Ихлас рәвештә без әдәп-әхлак кануннарына тугъры калырга, бер-беребезне рәнҗетмичә, татулыкта яшәргә тырышабыз. Җир йөзендәге тынычлык бездән тора", - дип әйтте Айрат Ринатович. Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов үзенең вәгазендә һәм котлавында Корбан гаетенең иманнарыбызны пакъләндерергә, начарлыклардан, явызлыклардан арынырга ярдәм итүен,  барлык мөселманнарны берләштерүен билгеләп үтте, ихлас теләкләрен җиткерде. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да кайнар тәбрикләүләрен ирештерде.

Гает намазыннан соң корбан чалырга теләүчеләргә махсус урында корбанлык мал сатып алып, чалу мөмкинлеге тудырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International