Айрат Хәйруллин: « Мондый талантларны күргәч күңел сөенә»

2016 елның 10 сентябре, шимбә

 Бүген әлмәтлеләр  парк  һәм  скверлар көнен билгеләп үтте. 2015 елгы  Парк һәм скверлар елында  ачылган   “Шәмсенур”, “Яшьлек” парклары ,  “Әдәби ишек алды “да ул көнне иртәдән  кичкә кадәр  төрле чаралар узды.  Әлмәтнең  үзәк ял паркында  узган  чарада Әлмәт  муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты. Җыелган халыкны  бәйрәм белән котлап,  район  башлыгы   “Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл” дигән  мәкальне искә төшерде. Аның фикеренчә,  әлмәтлеләрнең сәламәтлеген ныгыту максаты белән   язгы һәм җәйге сезон дәвамында  “Яшел фитнес” программасы эшләсә,  шәһәрнең барлык ял итү   урыннарын колачлаган  “Мәдәни мохит”  проекты  рухи байлык чыганагы булып торган.  Тантаналы өлештән соң бәйрәм  татар эстрадасы йолыдызы  Илназ Сафиуллин концерты белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International