11 сентябрь - Бөтенроссия аеклык көне. Әлмәт Сәламәтлек саклау идарәсе, “Аек Әлмәт” һәм Медицина профилактика үзәге белән берлектә түгәрәк өстәл оештырды. Әңгәмәдә наркология диспансеры, балалар һәм яшүсмерләр белән эш идарәсе, Т.Шәйхуллин исемендәге хәйрия реабилитация фонды, «Саулык» яшүсмерләр клубы, дини оешма вәкилләре, журналистлар катнашты.