4 декабрьдә барысы да берьюлы өч спорт залында: 25нче мәктәп (Яшьлек скверы), 11нче мәктәп (Шәмсинур скверы) һәм Әлмәт физик культура колледжы залларында узачак «Яшел фитнес» чараларында көчләрен сынап карый алачаклар.
2018 елның җәендә Казан иң зур һәм әһәмиятле вакыйгаларның берсен – беренче тапкыр Россиядә узучы FIFA™ футбол буенча дөнья чемпионатын (алга таба - Чемпионат) кабул итәчәк. Шулай ук Чемпионатка кадәр бер ел калгач, Казанда Россиядәге FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогы (алга таба - Конфедерацияләр Кубогы) узачак.
14 декабрьдә Әлмәттә иҗтимагый ярминкә узачак.
«Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча 2016 елның 2 декабрендә Әлмәт районында алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кечкенә күләмдә кар явачак. Җил көньяктан секундына 3-8 метр.
XIII Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау учреждениеларының «Здоровье» Спартакиадасы кысаларында «Татнефть» ГАҖ спорткомплексында дәвалау эше учреждениеларының ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Аларда 6 сәламәтлек саклау учреждениесыннан 11 команда катнашты.
Кыш тулы көченә керде, ләкин кызганычка каршы ул безгә матур күренешләр белән сокланырга гына бирми, шул ел фасылының бер дә кирәк булмаган “матурлыкларын” – КРВИ һәм гриппны сиздерә. Бу шул кадәр киң таралган авыру, үзеңне аңардан саклап калу авыр, ләкин мөмкин.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин “Кванториум” балалар технопаркында алып барылучы төзелеш-ремонт эшләре барышы белән танышты.
7 декабрьдә “Рухыят” фонды бастырган китаплар презентациясе узачак, анда Татарстанның язучылары, шагыйрьләре һәм күренекле мәдәният эшлеклеләре катнашачак.
Уку-укыту эше буенча директор урынбасары Дамир Әскәров озатуы белән «1нчелицей-интернат» УАГУ 9 класс укучылары Ильяс Мамаюсупов, Шакир Мухаметзянов һәм Альберт Хуззятов 2016 елның 16-21 ноябрендә Лакнау шәһәрендә (Индия) узган 22-нче QUANTA табигый фәннәр буенча халыкара олимпиадада катнаштылар. Лицей директоры Марат Зәгыйдуллин мактаулы кунак сыйфатында чакырылды.
Шәһәр һәм район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр проекты буенча ачык тыңлауларга шәһәр һәм район Советының даими комиссияләре рәисләре, эшлекле комиссияләр әгъзалары, ӘМР Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, Әлмәт муниципаль районы идарәләре, башкарма комитеты бүлекләренең җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, гражданнар чакырылды.