Әлмәт муниципаль районында киләсе тәүлекләрдә кечкенә күләмдә кар явачак

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча 2016 елның 2 декабрендә Әлмәт районында алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кечкенә күләмдә кар явачак. Җил көньяктан секундына 3-8 метр. Урыны белән көчле җил, секундына 12 метрга кадәр. Төнлә 14-16 градус салкын, һава ачыкланганда 20 градус салкынга кадәр. Көндез 8-12 градус салкын көтелә. Юлларда көчле бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International