Әлмәттә вакцина ясауга нигезләнгән үзенчәлекле грипп профилактикасы тәмамланды

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Кыш тулы көченә керде, ләкин кызганычка каршы ул безгә матур күренешләр белән сокланырга гына бирми, шул ел фасылының бер дә кирәк булмаган “матурлыкларын” – КРВИ һәм гриппны сиздерә. Бу шул кадәр киң таралган авыру, үзеңне аңардан саклап калу авыр, ләкин мөмкин..

Иң әһәмиятлесе үзебезнең, туганнарның, хезмәттәшләрнең сәламәтлеген саклау. Үзеңне имин хис итәр өчен профилактикага яисә (әгәр килеп чыкса) врач чакыртуга күбрәк игътибар һәм көч бирү җитә.

Шуның турында нефть шәһәрендә яшәүчеләргә ТР ССМ ӘМР буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина хәбәр итте. Грипп профилактикасының 3 төре билгеле: вакциналар ярдәмендә (үзенчәлекле вакцина профилактикасы), химия профилактикасы (вируска каршы чаралар) һәм специфик булмаган шәхси һәм иҗтимагый гигиенаны үтәүгә нигезләнгән профилактика.

2016-2017 елларның эпидсезонында Әлмәт муниципаль районы буенча 67620 кешегә прививка ясалды (35,6%). Прививка ясалган кешеләр арасында – 18 яшькә кадәр 20 099 бала һәм 47 521 олы кеше.

Чагыштыру өчен: 2015-2016 елларда гриппка каршы вакцина 55 000 (27,0%) кешегә ясалды, шул исәптән 11 500 бала. 34 602 кискен респиратор инфекция очрагы теркәлгән, шул исәптән 22 грипп очрагы, шуларның арасында 18 яшькә кадәр 1 бала (барлык грипп белән авырулар прививка ясатмаган иделәр).

Грипп вирусы кешедән кешегә һава-тамчы юлы белән күчә, авыру әйләнә-тирәдәгеләргә беренче 3-4 көн дәвамында йога ала. Авыру кешеләргә янына якын килергә ярамый, битлекләр киеп йөрергә, сабын яки антисептик (йогышсызландыручы) эретмә белән ешрак кулларны юарга, бүлмәләрне җилләтергә һәм җыештырырга, сәламәт яшәү рәвешен (җитәрлек кадәр йоклау, җиләк-җимешләр һәм яшелчәләрне кертеп туклыклы ашау, саф һавада физик активлык) алып барырга кирәк.

Лилия Сабитова, ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International