Әлмәттә «Футбол дәресе» үтте

2016 елның 2 декабре, җомга

2018 елның җәендә Казан иң зур һәм әһәмиятле вакыйгаларның берсен – беренче тапкыр Россиядә узучы FIFA™ футбол буенча дөнья чемпионатын (алга таба - Чемпионат) кабул итәчәк. Шулай ук Чемпионатка кадәр бер ел калгач, Казанда Россиядәге FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогы (алга таба - Конфедерацияләр Кубогы) узачак.

Шул вакыйгаларга әзерләнү кысаларында 2016 елның 29 ноябрендә Казан шәһәренең «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО вәкилләре Әлмәт шәһәренең 16 нчы мәктәбендә «Футбол дәресе» үткәрделәр.

Чара Чемпионатка һәм Конфедерацияләр Кубогына, волонтерлык программасына, футбол хәзинәләренә, шулай ук актив тормыш алып баруны популярлаштыруга багышланган мәгълүмат презентациясе рәвешендә узды. Чарада 10-11 классларының 250 укучысы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International