Әлмәтнең медицина учреждениелары арасында волейбол

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

XIII Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау учреждениеларының «Здоровье» Спартакиадасы кысаларында «Татнефть» ГАҖ спорткомплексында дәвалау эше учреждениеларының ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Аларда 6 сәламәтлек саклау учреждениесыннан 11 команда катнашты.

Ир-ат командалары арасында ярышлар нәтиҗәләре:

1 урын – «Әлмәтстоматология поликлиникасы» ДССАУ

2 урын - Әлмәт медицина колледжы

3 урын – «Әлмәт үзәк район хастаханәсе» ДССАУ

Хатын-кыз командалары арасында ярышлар нәтиҗәләре:

1 урын – «Әлмәт балалар перинаталь үзәге» ДССАУ

2 урын - «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре МСЧ

3 урын – “Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме станциясе”ДССАУ

Лилия Сабитова, ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International