Әлмәттә шәһәр һәм район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр проекты буенча ачык тыңлаулар үтте

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Шәһәр һәм район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр проекты буенча ачык тыңлауларга шәһәр һәм район Советының даими комиссияләре рәисләре, эшлекле комиссияләр әгъзалары, ӘМР Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, Әлмәт муниципаль районы идарәләре, башкарма комитеты бүлекләренең җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, гражданнар чакырылды.

Президиум әгъзасы, Әлмәт шәһәре Советының иҗтимагый мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Николай Бочкарев үзгәрешләрнең федераль һәм республика законнары нигезендә кертелүен һәм редакцияләү һәм аныклау характерында булуын билгеләде.

Үзгәрешләрне әзерләү, кабул ителгән тәкъдимнәр һәм күрсәтмәләр турында фикер алышу һәм гомумиләштерү өчен шәһәр һәм район Советы карарлары нигезендә эшлекле комиссияләр оештырылды. Ул шулай ук шәһәр һәм район Уставына үзгәрешләр проектларының 2016 елның 8 ноябрендә кабул ителгәнен һәм 10 ноябрьдә массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылганын хәбәр итте.

Муниципаль районы Советы аппаратының юридик бүлеге җитәкчесе Әлфия Ханнанова барысын да Әлмәт шәһәре Уставына һәм Әлмәт муниципаль районы Уставына үзгәрешләр проекты белән таныштырды.

Шуннан соң чакырылган кешеләр проектларны тикшерделәр һәм алар турында фикер алыштылар. Ачык тыңлаулар нәтиҗәләре буенча, тәкъдим ителгән үзгәрешләрне исәпкә алып, эшлекле комиссияләргә мәгълүматны әзерләргә һәм бастыру өчен ачык тыңлаулар нәтиҗәләрен массакүләм мәгълүмат чараларына тапшырырга киңәш ителде. Шәһәр һәм район Уставына үзгәрешләр проектларын икенче укылышта Әлмәт шәһәре Советы һәм Әлмәт муниципаль районы Советы карарына җибәрергә.

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International