Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова иҗтимагый ярминкәнең ТР Иҗтимагый палатасы инициативасы буенча оештырылганын һәм беренче тапкыр 2015 елда Яр Чаллыда үткәнен билгеләп үтте. Быел ярминкәләр Яр Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә узачак. Наҗия Хәйдәрова хәбәр иткәнчә, әлеге ярминкәнең максаты – коммерцияле булмаган оешмалар күрсәтүче конкурентлыкка сәләтле хезмәтләрнең сыйфатын үстерү. Бу эштә халык, бизнес һәм хакимият арасында аралашуны җайга салу мөһим.
Иҗтимагый ярминкәнең үзенчәлеге коммерцияле булмаган оешмаларның хәйрия түләүне таләп итмәвеннән, ә сыйфатлы һәм ышанычлы бизнес партнерлар буларак үзләрен күрсәтүләреннән гыйбарәт.
«Проектлар сыйфатлы итеп тормышка ашырылган булырга тиеш, шул чакта аларга ТР Иҗтимагый палатасы һәм Әлмәт муниципаль районы администрациясе һәр яктан ярдәм итәчәк», - дип ассызыклады ТР Иҗтимагый палатасы вәкиле Гөлнара Шагиева.
Башлык урынбасары Наҗия Хәйдәрова иҗтимагый ярминкәдә катнашучылар арасында районыбызның сәнәгать оешмаларын күрергә теләүче Әлмәт муниципаль районы башлыгының йомышын җиткерде.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте