Уку-укыту эше буенча директор урынбасары Дамир Әскәров озатуы белән «1нчелицей-интернат» УАГУ 9 класс укучылары Ильяс Мамаюсупов, Шакир Мухаметзянов һәм Альберт Хуззятов 2016 елның 16-21 ноябрендә Лакнау шәһәрендә (Индия) узган 22-нче QUANTA табигый фәннәр буенча халыкара олимпиадада катнаштылар. Лицей директоры Марат Зәгыйдуллин мактаулы кунак сыйфатында чакырылды.
Быел QUANTA олимпиадасында 35 чит ил һәм 40ка якын урынлы командалар катнашты.
Олимпиада программасы математика, табигый фәннәр, логика, робот техникасы һәм «Су ярышы» дип танылган суднолар модельләштерү буенча олимпиадаларны, шулай ук фәнни бәхәсләрне үз эченә кертә.
Олимпиада үзе иң күп укучылар (40 меңнән артык) укытучы мәктәп буларак Гиннес рекордлары китабына кертелгән бөтен дөньяга танылган Сити Монтессори Скул (City Montessori School) мәктәбе базасында узды.
Шакир Мухаметзянов «Фән генә терроризмны җиңә ала» темасына фәнни бәхәсләрдә бүләкле урынны яулады һәм чит ил кешеләренең иң яхшы спикерларының берсе итеп билгеләнде. Альберт Хуззятов һәм Ильяс Мамаюсупов суднолар модельләштерү буенча финалга чыктылар, әмма кызганычка каршы, көймә двигателе ярышларның кызулыгына чыдый алмады һәм финал йөзүдә янып чыкты.
Әлбәттә олимпиадага дулкынлану һәм ярыш рухы хас булды, ләкин катнашучыларның дуслык тойгысы һәм оештыручыларның кунакчыллыгы барысын да йомшартты. Төрле илләрдән килгән укучылар бер-берсе белән ирекле аралаштылар, авыр сынаулардан соң күңелле һәм файда белән вакыт уздырдылар. Аеруча лицей укучыларына Бразилия, Малайзия, Ливан һәм Индиядән килгән укучылар белән аралашырга ошады. Алар күп яңа дуслар таптылар.
Укучылар мәдәниятара аралашу, инглиз теле практикасы өлкәсендә зур тәҗрибә алдылар, белем күләмен тулыландырдылар, мөмкинлекләрен тикшерделәр, башка халыкларның яшәү рәвеше белән таныштылар.
Мәктәпкә нигез салучы фәннәр докторы Джагдеш Ганди һәм СМС директоры Садна Беди ханым безнең команданы җылы кабул иттеләр. Шәхси әңгәмә вакытында алар безнең лицейга, Әлмәт шәһәренә һәм Татарстан Республикасына килергә теләкләрен белдерделәр. Берничә ел элек Ганди әфәнденең мактаулы кунак сыйфатында Уфа шәһәренә килүен билгеләп үтәргә кирәк, визиты вакытында БДПУ ректоры Раил Асадуллин аңа бүләк – 50 елдан артык җәмгыятькә һәм кешелеккә хезмәт итү өчен мактаулы профессор исемен тапшырды.