Район башлыгы Айрат Хәйруллин Әлмәт балалар технопаркындагы төзелеш эшләре белән танышты

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Айрат Хәйруллин “Кванториум” балалар технопаркында алып барылучы төзелеш-ремонт эшләре барышы белән танышты. 

Территория 4 мең квадрат метрдан артык мәйдан тәшкил итә. Бүген биредә котельныйны , тәрәзә уемнарын һәм бүлмәләр аркылы чыгу урыннарын сүтү бара. Өстәп ясалучы биналар кайбер бүлмәләрне зурайтырга мөмкинлек бирәчәк. Төзү эшләре белән беррәттән җиһазлар сатып алу да бара.  «Кванториум» технопаркы  – инженерлык иҗатына һәм фәнни эшкә кызыксынулары булган балаларга белем бирүнең яңа форматы. Укучыларны Мәскәүдә курслар узган югары уку йортлары укытучылары өйрәтәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International