Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Әлмәт районында булып район советы утырышында катнашты. Сессиядә район башлыгы Айрат Хәйруллинның узган ел йомгаклары һәм 2017 елга билгеләнгән бурычлар турындагы чыгышы тыңланды.
Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара «Нефтьче» мәдәният сараенда узды. Хәрби тынлы оркестр, барабанда уйнаучылар, быргычылар бәһрәм атмосферасын булдырдылар. Бәйрәм кунакларына – солдатларга, курсантларга һәм ветераннарга Ватанны саклаучылар турында видеофильм күрсәтелде.
Сезне Ватанны саклаучылар Көне белән котлыйм! Бу көнне без, аны тышкы һәм эчке куркынычлардан саклап, күпмилләтле Ватаныбызның сагында торучыларны хөрмәтлибез, геройларны искә алабыз, ата-бабаларыбызның сугышчан батырлыкларын хәтеребездә кадерләп саклыйбыз, яшь буын вәкилләрен Ватанга хезмәт итүгә үгетлибез.
2017 елның 22 февралендә «Татнефть» ГАҖдә ТР Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәрендәге пенсия фонды идарәсе һәм Пенсионерлар берләшмәсе иҗтимагый оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасында ветераннар хәрәкәтенең 30-еллыгына багышланган Татарстан Республикасы пенсионерларының VII шахмат һәм шашка буенча республика темпо турнирының зона этабы үткәрелде.
16 февральдә «Урман-Кәләй мәктәбе» МБГУда хәрби-патриотик айлык кысаларында «Виктория» солдат җыры фестивале, 21 февральдә җыр һәм сафлар смотры үтте.
Күргәзмәдә район җирлегендә тормышка ашырылучы сәнәгый һәм социаль проектлар, шулай ук төрле тармак буенча эшләүче оешма, предприятиеләр тарафыннан җитештерелгән продукцияләр күрсәтелде.
Әлмәттә волейбол буенча бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Бу чара Ватанны саклаучылар көненә багышланган.
Коллегия эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттәхов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, ТР Халык мәгарифе һәм фәне хезмәткәрләре профсоюзының Татар республика комитеты рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Юрий Прохоров, район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль районнарның мәгариф идарәләре җитәкчеләре, аларның укыту-методик һәм тәрбия эше буенча урынбасарлары, көллиятләр һәм техникумнарның директорлары катнашты.
.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында булган киңәшмәдә сүз патриотик тәрбия турында барды.
2017 елның 1 мартында 13.00 сәгатьтә Яшьләр үзәгендә «Кече һәм урта бизнес – территорияләрне үстерү нигезе» проект сессиясе форматында эшмәкәрләр белән очрашу үтәчәк. текләп өйрәнә һәм экспертлар һәм инвесторлар алдында чыгышка әзерләнә алачаклар.