Кадерле Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераннары! Хөрмәтле ир-атлар!

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Сезне Ватанны саклаучылар Көне белән котлыйм! Бу көнне без, аны тышкы һәм эчке куркынычлардан саклап, күпмилләтле Ватаныбызның сагында торучыларны хөрмәтлибез, геройларны искә алабыз, ата-бабаларыбызның сугышчан батырлыкларын хәтеребездә кадерләп саклыйбыз, яшь буын вәкилләрен Ватанга хезмәт итүгә үгетлибез.

Барлык Ватанны саклаучыларны бәйрәм белән котлыйм! Сезгә тормыш оптимизмын, рухның какшамаслыгы, бетмәс-төкәнмәс энергия, билгеләнгән максатларның уңышлы тормышка ашуын, ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм гаилә иминлеген телим! Ватаныңны, өеңне саклау – иң әһәмиятле бурыч, аны үтәү һәр кеше өчен – намус эше!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы А.Р. Хәйруллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International