Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт муниципаль районы казанышларына багышланган күргәзмә белән танышты

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Күргәзмәдә район җирлегендә тормышка ашырылучы сәнәгый һәм социаль проектлар, шулай ук төрле тармак буенча эшләүче оешма, предприятиеләр тарафыннан җитештерелгән продукцияләр күрсәтелде.

Иң башта Фәрит Мөхәммәтшин “Нефтьче” мәдәният сарае янәшәсендәге территориядә урын алган махсус техникалар күргәзмәсе белән танышты. Районда 2016 елда урамнарны җыештыру өчен заманча эргономик техника сатып алынган. Каты көнкүреш калдыкларын селектив җыю булдырылган, бу калдыкларның полигоннарда чамасыз артуына юл куймый, шулай ук бу өлкәдә бюджет чыгымнарын да киметә.
Мәдәният сараеның икенче катында республика бәйгеләрендә урын алган балалар бакчалары, спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, “Дай 5” проектында катнашучыларның уңышлары тәкъдим ителде.

Өченче каттагы күргәзмәдә “Татнефть” һәм аның структурасына кергән компанияләр эшчәнлеге чагылыш тапты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International