Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Әлмәт районында булып район советы утырышында катнашты. Сессиядә район башлыгы Айрат Хәйруллинның узган ел йомгаклары һәм 2017 елга билгеләнгән бурычлар турындагы чыгышы тыңланды.
– Әлмәт районы республиканың башка шәџәр џәм районнары арасында үзенең югары рейтингын саклап кала алды. 20 дән артык критерий буенча бәяләнгән берничә ел рәттән алдынгылыкны саклап кала алу – югары күрсәткеч, -дип ассызыклады парламент спикеры.
Фәрит Хәйруллович авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең активлыгын арттыру, районда сөт эшкәртү заводы ачу мәсьәләләренә тукталды.
“Районның мөмкинлекләре зур. Мин нефть башкаласының республика үсешендә авангард булуына ышанам” диде ул журналистларга биргән интервьюсында.