Әлмәттә Кыюлык һәм батырлык көнен тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара «Нефтьче» мәдәният сараенда узды. Хәрби тынлы оркестр, барабанда уйнаучылар, быргычылар бәһрәм атмосферасын булдырдылар. Бәйрәм кунакларына – солдатларга, курсантларга һәм ветераннарга Ватанны саклаучылар турында видеофильм күрсәтелде.

Котлау сүзендә район башлыгы, запастагы өлкән лейтенант Айрат Хәйруллин Ватанны саклаучылар көненең иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе икәнен билгеләде. Елдан ел аның мөһимлеге һәм җәмәгатьчелек ягыннан аңа карата хөрмәт арта.

Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтү хөрмәтенә Айрат Хәйруллин яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү эшендә осталык күрсәткәннәрне Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының мактау грамоталары белән бүләкләде. Айрат Ринат улы Әфган сугышы инвалиды Балашов Николай Тимофей улына сертификат бирде.

Чараның рәсми өлешеннән соң кунаклар өчен бәйрәм концерты оештырылды.

Резеда Исмәгыйлева, Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International