Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә физик культура, спорт һәм туризм министрлыгы һәм МУП "Светсервис” эшчәнлегенә йомгаклар ясалды . Һәм шулай ук 2017 елга бурычлар билгеләнде.
Киңәшмә азагында алдагы атнага планнар һәм бурычлар билгеләнде.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 21 мартына билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә.
25 нче февраль көнне Ютазы районының Кымыз-Тау базасында Фәнис Кәримов истәлегенә багышланган чаңгы буенча зональ ярышлар узды. Ул Чечняда сугыш хәрәкәтләре заманында вафат була.
Әлмәт муниципаль районы официаль сайты almetyevsk.tatar.ru «Иң яхшы муниципаль сайты» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша.
Әлмәт медицина көллиятендә халыкара туган тел көненә багышланган "Бергә дус гаилә!" дип исемләнгән фестиваль узды.
Әлмәт муниципаль районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, Җир кодексы нигезендә, 2017 елның 7 мартында сәгать 10.00 Яңа Кәшер авыл җирлегендәге авыл хуҗалыгы җирләреннән дәүләт милке чикләнмәгән җир участокларын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына ачык сатулар уздыра.
Әгәр дә сезнең белән сыйфатсыз сыра сатып алу очраклары теркәлсә, район Башкарма комитетының сәүдә hәм кулланучылар хезмәте бүлегенә 8 (8553) 45-50-11 номеры буенча мөрәҗагәть итә аласыз.
Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча 327 күп фатирлы йортлар объектларында ремонт эшләре башланган иде. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.
Кичә Әлмәттә тәмле һәм күңелле сыр һәм натураль продуктлар фестивале булып узды.
Бүген Түбән Мактама авыл җирлегендә мөһим спорт бәйрәме узды – авыл яшьләренең 48 нче кышкы спартакиадасы. Спартакиаданың төп максатлары -яшьләрне актив физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, иң көчле командаларны ачыклау, район яшьләренең дустанә элемтәләрен ныгыту.