Коллегия эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттәхов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, ТР Халык мәгарифе һәм фәне хезмәткәрләре профсоюзының Татар республика комитеты рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Юрий Прохоров, район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль районнарның мәгариф идарәләре җитәкчеләре, аларның укыту-методик һәм тәрбия эше буенча урынбасарлары, көллиятләр һәм техникумнарның директорлары катнашты.
Кунаклар «Кванториум» технопаркында булдылар, «Нефтьче» мәдәният сараеның икенче һәм өченче катында урнашкан мәгариф һәм яшь буын белән эш өлкәсендә Әлмәт районы казанышлары күргәзмәсен карап чыктылар.
Резеда Исмәгыйлева, Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте