ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Әлмәт һөнәри көллиятенең 17 чыгарылыш сыйныф укучысы "Татарстан киләчәге колледжы"нда уку программасын узу буенча  дипломнар алганнар, шуларның 8е – “Алнас” заводына чакырылган. 

17-19 февраль көннәрендә Яшел Үзәндә яшүсмерләр арасында пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды . Бу чарада Әлмәт спортчылары да катнашты. 

19 нчы февраль көнне Әлмәт мөхтәсибәте бүләкләренә тантаналы рәвештә ирекле көрәш буенча турнир ачылды. 

27 февральдә Әлмәттә, Нефть институтында Региональ гамәли консалтинг сессиясе (РГКС) үтәчәк. Бөтен Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән технологик стартаплар Open Innovation Startup Tour проектларын җентекләп өйрәнә һәм экспертлар һәм инвесторлар алдында чыгышка әзерләнә алачаклар.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның  21 мартына билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә.

Әлмәт картиналар галереясында Бакый Урманчының тууына 120 ел тулу уңаеннан күргәзмә эшли башлый. Күргәзмә 22 нче февраль көнне эшли башлый. 


20
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, Җир кодексы нигезендә, 2017 елның 7 мартында сәгать 10.00 Яңа Кәшер авыл җирлегендәге авыл хуҗалыгы җирләреннән дәүләт милке чикләнмәгән җир участокларын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына ачык сатулар уздыра. 

Әлмәт муниципаль районы официаль сайты  almetyevsk.tatar.ru «Иң яхшы муниципаль сайты» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша.

Әлмәт муниципаль районының башкарма комитеты 27.02.2017 билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча ачык аукцион сатулар турында хәбәр итә.

23 нче февраль көнне Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендә зур спорт бәйрәме үткәреләчәк. Узган елда бистәгә 48-нче авыл спартакиадасын үткәрү хокукы тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International