«Татнефть» ГАҖ шахмат клубында Татарстан Республикасы пенсионерларының VII шахмат һәм шашка буенча республика темпо турнирының зона этабы үтте

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

2017 елның 22 февралендә «Татнефть» ГАҖдә ТР Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәрендәге пенсия фонды идарәсе һәм Пенсионерлар берләшмәсе иҗтимагый оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасында ветераннар хәрәкәтенең 30-еллыгына багышланган Татарстан Республикасы пенсионерларының VII шахмат һәм шашка буенча республика темпо турнирының зона этабы үткәрелде.

Ярышта Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Баулы һәм Ютаза шәһәрләреннән килгән пенсионерлар катнашты.

Каты компромиссыз көрәш нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – Бөгелмә шәһәре төркеме;

2 урын – Әлмәт шәһәре төркеме;

3 урын – Лениногорск шәһәре төркеме.

ТР Әлмәт рйоны һәм Әлмәт шәһәрендәге РПФ идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International