ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Бу шимбә көнне "Шәһәрнең мәдәни мохиты" проекты чаралары шәһәрнең 8 мәйданында үтте. 

Әлмәт муниципаль районы торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы департаментының директоры вазифаларын башкаручы булып Җәүдәт Сулайманов билгеләнде. Ул элегрәк  Түбән Мактамада "Комфорт" идарәче компаниясе директоры булып эшләгән иде. 

Татарстанда санитар-экологик икеайлык чараларында 1 миллион 127 мең кеше катнашкан. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев җиткерде.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Айрат Хәйруллин Әлмәт районының ресурслар идарәсе унитар предприятиесенең директоры Алексей Лазаревка йөкләмәләр бирде. 

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә 2017 елда район сулыкларында халыкның иминлеген тәэмин итү турында доклад белән ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ӘМР буенча идарәсе башлыгы Валерий Грезнев чыгыш ясады. 

"Киләчәк Татарстан колледжы" 15 июннән абитуриентлар кабул итү турында хәбәр итә.

Район терлекчеләре баш санын саклап калуга һәм арттыруга максат куйдылар. Район хуҗалыкларында  13881 баш эре мөгезле терлек  исәптә тора, шул исәптән  3953 баш -  савым сыеры.


12
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Әлмәттә Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары уза. 

1990 елда бу көнне Россия Федерациясенең дәүләт бәйсезлеге турындагы декларация кабул ителү белән илебез үсеше башлангычында яңа этапка нигез салынды.
Россия көне – ул Ватанның чәчәк атуы бәрабәренә буыннарны һәм халыкны берләштергән бәйрәм. Район ныгый һәм үсеш ала бара, бистәнең йөзе күз алдында матурая. Барысы да кече ватан, үзебез яшәгән Татарстан, бүгенге яшәеш, киләчәк буын, Россиянең чәчәк атуы өчен сезнең куллар, сезнең хезмәт, тырышлыгыгыз белән халык өчен төзелә.


11
июнь, 2017 ел
якшәмбе

"Шәһәрнең мәдәни мохиты" проекты шәһәр халкын һәм кунакларын күп кенә кызыклы программалар белән гаҗәпләндерүен һәм куандыруын дәвам итә. Бу шимбә көнне чаралар шәһәрнең 9 мәйданында үтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International